"Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә" дип җырлыйлар. Менә Кузбайда яшәүче тыл ветераны Мәгънәви Насибуллинның кызы Роза апа безгә әтисе бакчасындагы алмагачның чәчәк атуын фотога төшереп җибәргән. "Алма җыеп керим әле дип бакчага чыксам, аптырап торам: алмалары да пешкән, чәчәге дә бар", - ди ул. Гаҗәп хәл, әйме?