Җәмгыять
19 Августа 2020, 09:55

Алар бергә, алар бербөтен

Авылларны кешеләр бизи. Кузбай авылында да үрнәкле, авылдашлары ихтирам иткән гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе Эльвира һәм Альберт Фәтхетдиновлар гаиләсе.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алар икесе дә биш балалы гаиләдә төпчекләре булып, әти-әнинең, абый-апаларының иркә-назына төренеп үскән. Барлык күпбалалы гаиләләргә хас булганча, олысы кечесенә күз-колак булганын, бер-береңә карата җаваплылыкны тоеп, аңлап, гаилә кадерен белеп үскән бу икәү, үзләре бер гаилә коргач та, шул кыйммәтләрне саклап, үз балаларына кадерле, ягымлы әти һәм әни, үз әти-әниләре өчен ихтирамлы бала.
Иңне-иңгә куеп, бар эшне дә бергәләшеп, киңәшләшеп эшләп, менәме дигән дөнья булдырып яши алар. Альберт үз техникасы белән печәнен хәзерләп, бакчасын сөреп, авыл кешеләренә дә хезмәт күрсәтеп, Эльвирасы өчен уңайлы тормыш шартлары булдырып яши торган ир булса, Эльвира йортларының гөлен чыгарып, күпләп малын, кош-кортын (50ләп баш каз асрый ул ел саен) караган, өстәвенә тегү-бәйләү кебек кул эшләренә дә вакытын тапкан уңган хуҗабикә булудан тыш, авылдагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире дә. 27 ел буена башкара ул бу эшен. 324 кешенең сәламәтлеге сагында тора ул. Әйтүе генә җиңел, ә бит аның хезмәте көн һәм төн белән исәпләшмичә эшли торган хезмәт.
Җәмәгать эшендә дә активлар алар Фәтхетдиновлар. Районда уздырылган бер генә смотр-конкурстан да читтә калмыйлар. Быелгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арналган смотр-конкурста да бию белән чыгыш ясаганнар. Танышулары да шул бер смотр-конкурста була Альберт белән Эльвираның. Быел гаилә коруларына ноябрь аенда 26 ел булачак.
Гаиләдә өч бала Илдар, Алина һәм Радмир канат ныгытып, бүген әти-әнисенең иң зур шатлыгы, иң зур бәхете булып яшиләр. Илдарлары гаилә корып, тормыш иптәше Эмма белән Эвелина һәм Радим исемле балалар үстереп, ерак Себер якларында яши. Алина – Уфаның бер дәваханәсендә лаборант-технолог, әнисе кебек үзен медицина белән бәйләгән. Радмир әле Нефтекама шәһәрендә электрик белгечлегенә белем ала. Ялларын, аеруча җәйләрен бергә җыелып, йорт-ихатадагы барлык эшне бергә эшләп, төзесе, сатып алынасы кебек зур эшләрне бергә уйлашып, киңәшләшеп яши алар. Әлегә бәләкәй генә булган оныклар да шушы бердәмлекне күреп үсә.
Гаиләне юкка гына кул белән чагыштырмыйлар. Фәтхетдиновларга нык туры килә ул. Алар гаиләсе һәрчак бергә, һәрчак бербөтен. Киләчәктә дә шулай булсын дигән теләктә калам.
Фото гаилә архивыннан.