Чарада район хакимияте вәкиле Даһи Рамазанов, Яшьләр үзәге директоры Азат Ибраһимов, Кәшкәләү авыл биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов, урындагы ветераннар советы рәисе Рәвис Муллакаев һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Бу махсус акция Русия Федерациясе Хөкүмәтенең “2019-2020 елларда Ватанны саклауда вафат булганнар турындагы хәтерне мәңгеләштерү” федераль максатчан программасын раслау турында”гы 2019 ел 9 август 1036нчы санлы карарына һәм Русия Федерациясе оборона министрының 2020 ел 19 июнь №Н-25931 санлы боерыгына ярашлы уздырыла.
Туфракны Кәшкәләү авыл биләмәсе каршындагы ветераннар советы рәисе Рәвис Муллакаев алып, Дамир Вафый улына тапшырды.