Җәмгыять
11 Августа 2020, 08:50

Инорслылар шат булачак

Уфаның Инорс бистәсендә Валерий Лесунов урамы һәм Баландин бульвары төзелеше тәмамланып килә.Бүгенге көндә юл эшләре финиш сызыгына чыга. Аерым алганда, Баландин бульвары буенча коммуникацияләр тулысынча чыгарылган, асфальт-бетон җәю бара.

- Баландин бульвары буенча бетон һәм асфальт-бетон катнашмасыннан нигезнең беренче катламы салынды. Асфальт өч катламлы булачак, - ди «Башкиравтодор» предприятиесенең Лебяжье филиалы баш инженеры Василий Ивлев. – Хәзерге вакытта һава торышы яхшыруын көтәбез һәм машиналар йөрү өлеше һәм тротуарлар буенча бордюрларны монтажлыйбыз.

Моннан тыш, яңгыр суларын агызуны тәэмин итү өчен проектта 12 метр тирәнлектәге канализация-насос станциясен урнаштыру каралган, ул автомат режимда эшләячәк. Бүген Баландин бульвары буенча яңгыр канализациясе тулы күләмдә, Валерий Лесунов урамы буенча 80 процентка башкарылган. Анда яңгыр сулары коеларын монтажлау дәвам итә һәм озын дренаж салына.

Объектлар «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Проектлар күчмә булып тора. Турыдан-туры юл-төзелеш эшләренә узган ел керештеләр һәм алар 2020 елның дүртенче кварталында төгәлләнәчәк.

Сельская Богородская урамыннан Баландин бульварына кадәр Валерий Лесунов урамы буенча участокның озынлыгы 799 метр тәшкил итә. Урам дүрт хәрәкәт полосасы белән проектланган. Төзелеш кысаларында 3 метр киңлектәге яңа тротуар һәм 2,25 метрлы велоюл барлыкка киләчәк.

Фото: bashinform.ru
#нацпроект#национальныепроекты
Читайте нас