Җәмгыять
11 Августа 2020, 09:00

“Авылны үстерү буенча яңа стратегия кирәк”

Икътисад фәннәре докторы, профессор моңа бәйле үз проектын тәкъдим итә.Русия гасырлар дәвамында үзен дөньяда аграр ил буларак танытты һәм сәүдә бәйләнешләре, хезмәттәшлек аша үзенең көч-куәтен арттырды. Соңгы елларда исә бөтендөнья сәүдә базарында үз урынын ныгытуга иреште. Әмма заман яңа таләпләр куя. Аграр җитештерү алга киткән илләр белән көндәшлек үсә. Шул ук вакытта ил Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр аграр экспорт күләмен әлеге дәрәҗәдән ике тапкыр арттырып, 45 миллиард долларга җиткерү бурычын куйды. Моның өчен аграр җитештерү күләме 2,2 тапкыр артырга тиеш.

Моңа ирешү өчен нинди алшартлар бар? Гомумән, илнең икътисади үсеше дәрәҗәсе турында фикер йөрткәндә, икътисадчылар беренче чиратта илнең эчке тулай продуктында аграр сектор өлешеннән чыгып бәя бирә. Җитештерү аз үсешкән илләрдә, мәсәлән, аграр продукция күләме тулай продуктта ярты өлешкә дә җитмәскә, аннан да кимрәк булуы мөмкин. Германиядә, мәсәлән, аграр сектор өлеше бер процент чамасы, Япониядә һәм АКШта 1,2-1,3 процент тәшкил итә. Русиядә эчке тулай продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 2017 елда 4,7 процент иде.
Бөтендөнья банкы мәгълүматлары буенча, соңгы 10 елда эчке тулай продуктта аграр сектор өлешенең кимүе күзәтелә. Мәсәлән, 1989 елда ул 15,6 процент тәшкил итсә, 2018 елда 3,15 проценттан артмаган. Әлбәттә, бу аграр җитештерүнең кимүе белән аңлатылмый. “Росстат” белешмәсенә күз салыйк. Мәгълүматларга ярашлы, былтыр илдә 5,9 триллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, шул ук чор бәяләрендә үсеш 4 процент тәшкил итә. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән төрле категориядәге хуҗалыкларга ярдәм дә, гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырылган башка чаралар да ил башлыгы билгеләгән бурычларны үтәүгә юнәлтелгән.
Әлбәттә, илдә аграр сәясәтне тормышка ашыру, Владимир Путин билгеләгәнчә, “алгарышка”, икътисади кискен “сикереш” ясауга бәйле. Әмма, беренче чиратта тармактагы “авырткан нокта”ларны табарга, дөрес юнәлеш билгеләргә кирәк. Бу мәсьәләдә галимнәрнең дә фикер-тәкъдимнәре төрлечә.
Илебездә, Башкортстанда аграр сәясәттә төп проблемалар нәрсәдән гыйбарәт һәм аларны хәл итү өчен дәүләт тарафыннан нинди чаралар таләп ителә? Моңа бәйле фикерләре белән уртаклашуын сорап, без билгеле галим, икътисад фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Русиянең почетлы төзүчесе, “ЦЕНТРОАГРО” ассоциациясе президенты Галинур Мөлековка мөрәҗәгать иттек.
— Галинур Мөхәррәмович, илдә авыл хуҗалыгына яңа сулыш бирү, аграр сәясәтне нәтиҗәлерәк тормышка ашыру буенча кызу бәхәсләр барган бер вакытта Сезгә мөрәҗәгать итү очраклы түгел. Сезнең озак еллар дәвамында аграр җитештерү тармакларына җитәкчелек итүегез, элек партия өлкә комитетының икенче секретаре вазыйфасындагы эшчәнлегегез дә республика тормышын, авыл хуҗалыгы сулышын яхшырак тоярга ярдәм иткәндер. Гомумән, ил дәрәҗәсеннән чыгып фикер йөрткәндә, бүгенге авыл яшәешенә нинди бәя бирер идегез?
— Сүземне республиканың иң абруйлы басмаларыннан саналучы “Кызыл таң” гәзитенә, аның хезмәткәрләренә рәхмәт әйтүдән башларга телим. Беренчедән, шәхси фикерләрем белән уртаклашырга мөмкинлек бирүегез олы мәртәбә булып тора. “Кызыл таң”ның гомер буе чын авыл гәзите, крестьяннарның проблемаларын да, уңыш-куанычларын да дөрес итеп яктырта баручы басма булып калуы ошый. Мин дә ярты гасырдан күбрәк “Кызыл таң”га тугры булуым белән горурланам.
Авыл хуҗалыгы беркайчан да проблемасыз булмады. Дәүләттә нинди сәяси корылыш өстенлек итсә дә, җирләрне нәтиҗәле файдаланырга, авылда яшәүче, эшләүчеләрнең хәленә битараф калырга ярамый. Бүгенге шартларда илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү һәм шул ук вакытта аграр экспорт күләмен арттыру турында сүз алып барабыз икән, әлбәттә, авыл икътисадын үстерү һәм авылга ярдәм күрсәтү өстенлекле дәүләт сәясәте булып калырга тиеш.
Дөресен әйтергә кирәк, узган гасырның туксанынчы елларында башланган аграр реформалар Русия авыллары үсешенә һәрвакытта да уңай йогынты ясамады. Рәсми мәгълүматларга күз салу да җитә: эшсез­лектән хуҗалыклар гына түгел, авыллар да “үлә” башлады. Сәүдә нокталарында һаман да чит ил ризыклары бихисап урын алган. Зур проблемаларны бергә туплаган хәлдә, билгеле, авылда кече малтабарлыкны үстерү, крестьян ихаталарында үстерелгәнне сәүдәгә чыгаручы логистика җитешмәү — һәммәсе дә көнүзәк һәм ашыгыч хәл итүне көткән проблемалар булып тора.
1990 елларда башланган “реформалар”, минем карашка, үзен акламады. Ул чактагы ил җитәкчелеге тармакны системалы үстерү юнәлешендә нинди закон кабул итте? Кызганычка каршы, реформаторларның максат-бурычлары да коры лозунг булып кына калды. Минемчә, аграр тармакта анык дәүләт сәясәте һәм аларны тормышка ашыру өчен Хөкүмәт ярдәме булмау илдә көчле авыл хуҗалыгы оешмаларын юкка чыгарды.
Хәтерегездә булса, Русия җитәкчелеге “ил халкын фермерлар туйдырачак” дип ышандырган иде. Шул рәвешле, күмәклек белән көчле булган һәм планлы икътисадка нигез­ләнгән меңнәрчә колхоз-совхозлар таралды. Менә хәзер без шул чактагы сәясәтнең җимешләрен татыйбыз. Шуңа күрә дә бүгенге социаль-сәяси шартларда аграр сәясәт тамырдан үзгәрергә һәм аның асылы азык-төлек тотрыклылыгы, авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту белән бәйле булырга тиеш, дип уйлыйм.
— Шул чорда ил җитәкчелегенең авыл хуҗалыгындагы төп хаталары нәрсәдән гыйбарәт дип уйлыйсыз? Тармакка акча бүленде бит, бәлки, алар максатлы тотынылмагандыр?
— Ничек кенә булмасын, авыл хуҗа­лыгында дистәләрчә еллар формалашкан һәм үзенең нәтиҗәсен күрсәткән күмәк хуҗалыкларны бетереп, бары тик фермерларга гына ышану дөрес түгел, дип уйлыйм. Күптән түгел үзәк матбугатта шундый саннарга игътибар иттем. Русия Крестьян-фермер оешмалары ассоциациясе президенты Владимир Плотников сүзләренә караганда, фермер хуҗалыклары саны 2012-18 елларда 308 меңнән 180 меңгә кимегән, ягъни 40 процентка. Шул ук үсеш ноктасы туктаган 2016 елгы чагыштыруга тукталыйк. 2012-16 елларда, Бөтендөнья банкы белешмәсенә караганда, авыл хуҗалыгы кооперативлары 7314тән 5319га калган, кимү 20 процентка җитә. Шунысы да бар: реаль эшләгәннәре теркәлгәннәреннән 1,5-2 тапкыр азрак.
Эш нәрсәдә? Минемчә, дәүләт ярдәме бар, әмма төрле дәрәҗәдәге грантларны нәтиҗәле һәм максатлы файдалануда җаваплылык җитеп бетми, аларга ия булган кооператив әгъзаларының күмәк җавап­лылыгы, ышанычы зур түгел.
Шуны да ассызыкларга кирәк: дәүләт тарафыннан бирелгән акчаларны үзләштерүнең нәтиҗәлелеге отчет өчен булдырылган яңа эш урыннары белән генә түгел, ә шартлы һәр эш урынының бәясе, салынган акчаның икътисади нәтиҗәлелеге белән дә бәяләнергә тиеш.
Башкортстанда дәүләт программалары, төрле юнәлештәге грантлар тармак эшчән­легендә нинди нәтиҗә бирде? Рәсми документларга ярашлы, 2012-18 елларда фермерларга ярдәмгә, төрле проектлар кысаларындагы программаларга 2,3 миллиард сум бүленүе һәм яңа эш урыннары булдырылу турында бәян ителә. Һәр яңа эш урыны бер миллион сум дигән сүз. Икътисадчы галим буларак, шуны билгеләргә телим: бу юл аграр тармакны стратегик үстерүдә һәм бюджет акчаларын максатлы үзләштерүдә нәтиҗәле түгел. Бюджет акчаларын бүлү функция­ләренең шул рәвешле тармак министрлыгында туплануы һәм дәүләт тарафыннан бу юнәлештә контрольлек итү чараларының, отчет бирүнең тиешле дәрәҗәдә көйләнмәве яңача караш таләп итә. Авылда кече малтабарлыкны оештыру һәм аларны Русия законнары чикләрендә демократик нигездә оештырылган компетентлы органнарга тапшыру кирәк. Аңлаешлырак әйткәндә, авылда кече малтабарлык эшчән­леген дәүләт дәрәҗәсендә үстерергә һәм аларның эшчәнлеген координацияләү өчен компетентлы яңа оешма кирәк.
— Димәк, Сез, тармакта эре холдинг­ларны гына түгел, ә авылда кече малтабарлыкны үстерүне дә мөһим дәүләт сәясәте буларак кабул итәргә кирәк, дип билгелисез?
— Илдә хуҗалык итүнең барлык фор­маларының да тигез үсеше гарантияләнә. Әм­ма чынбарлык икенчерәк. Мисалны Башкортстандагы хәлләр аша да ныгытып була. 1990 елларда ил күләмендә кайбер җи­тәк­челәр куәтле агрохолдингларга өстенлек бирүне хуплады. Алар нинди эз калдырды соң авылларда? Күбесе, банкротка чыгып, яшәүдән туктады. Бюджетка бурычлы булып калдылар. Алар аркасында күмәк хуҗалыклар бетерелде. Авылдагы эшсезлек, социаль киеренкелек һәм башка бик күп проблемалар тудырды ул агрохолдинглар. Кызганычка каршы, Авыргазы районындагы “Агрогалс”, Кырмыскалы районындагы “Алатау” кебек зур холдинглар шундый аянычлы язмышка дучар булды.
Русиядә шундый эре агрокомпанияләрнең тирә-яктагы җитештерү куәтләрен “үзәк”кә туп­лавы, гомумән, авыл хуҗалыгының гына түгел, ә авыл тормышының да юкка чыгуына китерүе ихтимал. Агрохолдинглар эшкәртергә сәләтсез булган күпме мәйдан басулар деградацияләнде?! Игътибар итегез: Русиядә 40 миллион гектар чәчүлек структурасыннан төшеп калды. Гади халык гыйбарәсе: җирләре эшкәртелми һәм ихаталарда мал асралмый икән, авылның киләчәге юк дигән сүз.
Без шуны да онытмаска тиеш: авыл хуҗа­лыгында җитештерелгән барлык про­дукциянең 90 проценты чамасы җир эшкәртүчеләр хезмәте белән бәйле, димәк, игенчелек һәм басучылык илнең тоташ икътисади үсешенә импульс бирә дигән сүз.
— Башкортстанда авыл хуҗалыгы үсешен ничек бәялисез?
— Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләрен билгеләүче дәүләт программасы кабул ителгән. Анда табигый-климатик үзен­чәлекләр, төрле халыкларның яшәеш традицияләре исәпкә алынган. Әмма аграр галим буларак, кайбер фикерләрем белән уртаклашыр идем.
Авыл биләмәләрен икътисади үстерү һәм анда җитештерү куәтләрен булдыру мәсь­әләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Авылда яңа эш урыннары, демография, социаль мәсьәләләр дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелү яхшы, шул ук вакытта, урындагы халыкның инициативаларын үстерүдә, бигрәк тә яшьләрне авылда калдыруда тоемлырак чаралар җитешми кебек.
Югарыда авылда кече малтабарлыкны үстерү буенча кайбер фикерләремне әйткән идем инде. Әмма ул бер тапкыр бирелүче дәүләт ярдәме белән генә чикләнергә тиеш түгел.
Дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә: авыл хуҗалыгы, хәвефсез экологик чиста продукция җитештерү урта һәм кече формадагы хуҗа­лыклар эшчәнлегенә һәм үсешкән кулланучылар кооперациясенә нигезләнә.
Кытай, Һиндстан, Вьетнам һәм башка илләр заманында ачлык чорында үз халкын шәхси секторны үстерү исәбенә саклап калды һәм бүген азык-төлекне башка илләргә экспортлый. Һиндстанның элекке Премьер-министры Индира Ганди яңа вазыйфага керешкәч, беренче чиратта латифундист­ларның җирләрен тартып ала һәм халыкка тарата, салымнан азат итә, арзанлы кредитлар бирә һәм җирдә эшләүчеләрне бәләкәй авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итә. Шушы вакыйгадан соң 10 ел эчендә Һиндстан, бер миллиардтан күбрәк тәшкил иткән халкын азык-төлек белән тулысынча тәэмин итүгә ирешеп, ит, дөге һәм башка продукцияләрне чит илләргә сата башлады.
Әлеге мисалдан күренүенчә, ил халкын үзебезнең азык-төлек белән тәэмин итүдә, хәвефсезлекне булдыруда төп шарт авылда кече малтабарлыкны үстерү белән бәйле булырга тиеш. Сер түгел, колхоз-совхозларның бетерелүе аркасында крестьян хуҗалыклары арзанлы мал азыгы хәзерләүдән мәхрүм калды. Терлек асрау кыйммәткә төшә һәм халыкка мал тоту файда бирми. Өстәвенә, җитеш­терелгәнгә еш кына алыпсатарлар хуҗа була. Шәһәр базарында сәүдә итү мөмкинлекләре авыл кешесе өчен чикле.
Әлбәттә, республиканың башка төбәкләр, хәтта чит илләр белән хезмәттәшлеге үсүе куандыра. Әмма ул сәүдә итү белән генә түгел, ә алардагы яңача хуҗалык итү мөм­кинлекләрен өйрәнүгә дә юл ачсын иде.
— Ишетеп белүемчә, Сезнең аграр проект белән Русия Президентының элекке киңәшчесе, академик, исеме дөньяга билгеле сәясәтче-галим Сергей Глазьев та танышкан һәм яхшы бәя биргән.
— Русиядәге һәм чит илләрдәге аграр җитештерү, кече малтабарлык буенча проблемаларны комплекслы өйрәнү һәм тик­шеренүләрдән соң эшләнде ул проект. Документ “Башкортстан Республикасында авылда кулланучылар җәмгыяте һәм кече малтабарлыкны үстерү стратегиясе” дип атала. Проектта республика район-авылларында телгә алынган структураларны оештыру, аларның эшчәнлеген көйләү мәсьәләләре бәян ителә.
Структураның нигезе — гражданнарны һәм юридик берәмлекләрне ирекле рәвештә берләштерүче кулланучылар җәмгыяте. Аның әгъзалары пай, милек взнослары буенча берләшергә мөмкин. Минем фикеремчә, мондый берләшү авыл территорияләренең тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итүгә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге структурада мөһим рольне агент-хәзерләүче уйнаячак. Ул авылда ышанычлы һәм абруйлы кешеләр арасыннан сайлап куела. Урыннарда оештырылган әлеге җәмгыять белән район дәрәҗәсендә идарә итү, эшчәнлеген координацияләү максатында ныклы матди-техник базага ия булган хәзер­ләүчеләр, маркетинг, коммуналь һәм хәтта ритуаль хезмәт күрсәтүче үзәк булдырыла.
Агент-хәзерләүчеләр крестьян хуҗалык­ларына мал азыгы хәзерләүдә, ветеринар хезмәт күрсәтүдә, хуҗалыкта җитештерү кирәк-ярагы хәстәрләүдә арзанлы хакка ярдәм итәргә тиеш. Мал азыгы хәзерләүдә моңа кадәр файдаланылмаган җирләрне файдаланып була, пай җирләрен берләштерү дә ышанычлы юл.
Проектта, шулай ук, аларның үз кибетләрен ачу һәм биредә тәүлек әйләнәсенә үзләре җитештергән экологик чиста продукция сату буенча тәкъдимнәр бар.
Республика күләмендә аларны берләш­терүче орган алдында да мөһим бурычлар тора. Банклар белән эшчәнлекне көйләү, төрле фондлар, грантлар алу белән бәйле мәсьәләләрне дә республика органы аша хәл итү җиңелрәк.
Әлеге проект белән хәзерге вакытта Евразия икътисади хез­мәттәшлек итү ассо­циациясенең баш икътисадчысы — икътисад министры вазыйфасына күтәрелгән Сергей Глазьевның якыннан танышуы, аның бу проектны Евразия һәм башка илләрдә куллану мөмкинлегенә басым ясавы да документның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйли.
Документ Башкортстан җитәкчелеге карамагына тапшырылды. Мин бу проектның республика Хөкүмәтендә уңай бәя алуына ышанам. Һәрхәлдә, әзер проектны илнең башка төбәкләрендә тормышка ашыру мөмкинлеге дә бар иде. Финанслау мәсьәлә­сенең югары дәрәҗәдә хәл ителәчәген беләм, һәм шуңа күрә аның үзебезнең республикада тормышка ашырылуын телим.
Шәхси хуҗалыкларның мөмкинлекләре зур һәм аларга, җитештерүне арттыру белән беррәттән, сәүдә базарына чыгарга да ярдәм итәргә кирәк. Мин 2016 елгы чагыштыруны китерергә телим. Чөнки соңгы биш елда иң югары күрсәткеч булды ул. Республикада 169 миллиард сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелсә, шуның 100 миллиард сумы шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килде. Бу 60 процент чамасы дигән сүз. Шул ук вакытта, 2016-19 елларда тулай аграр җитештерү күләме кимү дәвам итте. Ә бит шунысы да игътибарга лаек башка категориядәге хуҗалыклардан аермалы буларак, 610 меңгә җиткән крестьян ихаталары тәгаен дәүләт ярдәмен алмый иде.
Югарыда телгә алынган проект авылдагы кече формадагы барлык хуҗалыкларны бергә тупларга һәм аларның уртак мәсьәләләрен дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә, хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа сәүдә нокталары, эш урыннары авылларны тагын да җан­ландырып җибәрәчәк. Якынча исәпләүләр буенча, республикада 100 меңнән күбрәк кешене эшле итү күз уңында тотыла. Ә инде проект кысаларында эшләүчеләр саны республика буенча 1,5 миллион кешегә җитәчәк, дип фаразлана.
— Сезнең проектта элекке кулланучылар җәмгыятен яңача оештыру юллары игътибарны җәлеп итә. Документ республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган хәлдә, авылдагы үзгә­решләрне чын мәгънәсендә кеше­ләрне кече малтабарлык эшенә җәлеп итүдә зур башлангыч дип билгеләргә була торгандыр. Ләкин проект, билгеле, финанс белән дә ныгытылырга тиеш бит әле!
— Стратегик бурычлар һәм аларны тормышка ашыру белән бәйле чаралар, әлбәттә, акчага бәйле. Таләп ителгән инвестиция күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итә. Тәгаен алганда, районнарда җәмгыятьләр оештыруга 2,5 миллиард сум акча карала. Биредә автотранспорт, башка техника сатып алу, юл салу, яшелчә саклагычлар төзү, эшкәртү цехлары һәм башкалар өчен каралган акча да әлеге сумма эченә керә. Шактый гына финанс ресурслары зонаара күмәртәләп бүлү базалары, кибет челтәрләре, кафе һәм башка объектлар төзүгә бүленә. Шәхси хуҗалык­ларга матди-техник ярдәм, ветеринария хезмәте күрсәтүгә һәм диспетчерлык үзәге аша мобиль элемтә чаралары белән тәэмин итүгә дә мөһим урын бирелә.
Авыл территорияләренең үсеше крестьян ихаталарының эшчәнлеге, аларның тотрыклылыгы, халыкның керемнәре яхшы булу белән дә бәйле. Эре аграр холдинглар янәшәсендә авыл ихаталарының көче дә ышанычлырак. Илнең азык-төлек иминлеген ышанычлы тәэмин итәргә телибез икән, беренче чиратта анда яшәүче, җитештерү белән шөгыльләнүче авыл ихаталарын сакларга, аларга иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәү өчен ярдәм итәргә кирәк.
Читайте нас