Җәмгыять
23 Июля 2020, 09:40

Велосипед та транспорт чарасы

Кызганычка каршы, барлык балалар да диярлек, өлкәннәрнең күбесе кебек үк, юлга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмичә чыгалар. Шуның белән алар еш кына авария китереп чыгарырга мөмкин. Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр аеруча куркыныч астында, алар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре авыр нәтиҗәләр белән характерлана.

Велосипедта җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм транспорт чараларына каршы хәрәкәт итү – велосипедчылар тарафыннан башкарылган иң киң таралган хаталар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча юллар буйлап велосипед белән 14 яшьтән генә идарә итү рөхсәт ителә; 14 яшьтән өлкәнрәкләр велосипедчылар хәрәкәте велосипед, велосипед һәм җәяүлеләр юллары, велосипедчылар өчен полоса буенча башкарылырга тиеш (алар булмаганда, юлның уң ягы буенча яки юл читеннән, яисә алар буенча хәрәкәт итү мөмкинлеге булмаса, тротуар яки җәяүлеләр юлы буенча); велосипедчының тротуар буенча хәрәкәте җәяүлеләр хәрәкәтенә куркыныч яки комачаулык тудыра икән, ул велосипедын үзе янында алып барырга тиеш; велосипедчы юл хәрәкәте өлешен җәяү кисәргә тиеш; велосипедчыларга рульга тотынмыйча һәм педальләрдә аякларын куймыйча йөрү тыела; велосипедчы хәрәкәте мөмкин кадәр уң якка якынрак һәм бары тик бер рәттән генә булуы мотлак; тәүлекнең караңгы вакытында велосипедчыларга үзләрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдырырга киңәш ителә.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга юл йөрү өлешенә яки ишегалдына үзләре генә велосипедта йөрергә чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтегез. Юл йөрү өлешен кисеп чыкканда ике тәгәрмәчле транспорт чарасыннан төшеп чыгарга кирәклеген аңлатыгыз.

Борай районы буенча дәүләт автоинспекциясе барлык велосипедчыларны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга өнди. Хәвефсез йөрергә өйрәнергә бик мөһим! Хәрәкәт вакытында юл хәлен дөрес бәяләргә һәм куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Юллар имин булсын!

Гөлназ Хаҗиева, юл хәрәкәте иминлеге пропагандалау буенча инспектор, полиция рядовое.

Фото: район ЮХХДИ бүлеге

Читайте нас