Җәмгыять
23 Июля 2020, 07:55

Исерек килеш кешене бәрдергән һәм качкан

Уфа районында 22 июль кичендә "ВАЗ-2111" машинасы йөртүчесе 64 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле авария урынында үлгән. Шофер, автомобилен ташлап, җинаять урыныннан качкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ләкин җинаятьче тиз арада тоткарлана. 47 яшьлек ир-егет тоткарлау вакытында исерек була. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итте. Әле юл һәлакәте тикшерелә.
Юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә, шулай ук исерек килеш руль артына утырмаска киңәш итәбез.