Җәмгыять
10 Июля 2020, 11:50

Сөю булган җирдә бәхет бар

Һәр авыл үзенчә матур. Аны кешеләре бизи. Чалкак авылында да шундый авыл бизәге булган гаиләләр бик күп. Шуларның берсе – Шәйхетдиновлар гаиләсе. Алар быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

Альмира апа һәм Касыйм абый яшәгән йортның капка төбенә килеп туктадык. Гап-гади авыл йорты. Тәрәзә төпләрен шау чәчәккә күмелеп утырган гөлләр бизи. Йорт алдында бәләкәй генә чәчкә бакчасы. Бакча уртасында эре-эре җимешләре белән күзне кызыктырып торган карагат куагы үсеп утыра. Ишек төбеннән ук берсеннән-берсе чибәр ике гүзәлкәй каршы алды. Кызлары булып чыкты алар. Иң өлкәне һәм иң бәләкәе. Икесе дә әни булганнар инде алар, икесенең дә үз оялары бар. Монда әти-әнигә ярдәмләшергә дип кайткан чаклары икән.
Ишектән өйгә үтү белән Алмира апа: “Чәй куябыз, балам. Чәй эчә торган чак. Кызу бигрәк, эссе. Әйдә уз, чәй эчеп алыйк әле башта”, – дип, мине, күптәнге танышын очраткан кебек каршы алды. Шундый җылылыктан, гадилектән, беренче күргән кешесенә кебек түгел, туганын каршылаган кебек эндәшүдән хәтта исемемне әйтергә дә онытканмын. Бераз әңгәмә коргач кына таныштырдым үзем белән.
Альмира апа бик ачык булып чыкты. Аның белән сөйләшү бертөрле җиңел, рәхәт. Үзе Колай авылыннан икән. Чалкакка килен булып төшкән. Биш балалы гаиләдә иң өлкәне булып үскән. Әтисе сугыш яланнарын исән үтеп кайткан кеше буларак, балаларын һәрвакыт тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтеп үстергән.
–Әткәем Курск боҗрасындагы сугышны сөйләгәнен бүгенгедәй хәтерлим. Без утка тотабыз, немецлар утка тота. Өстән дә шартлый, астан да ут калка. Җиркәй ничек чыдагандыр, балалар, дип сөйли иде әткәем, – ди Альмира апа. – Шуңа ул безгә һәр аткан таңның, һәр көннең кадерен белергә куша иде. Вакытны бушка уздырмаска, яхшы итеп яшәргә кирәклеген аңлатып үстерде.
Әйе, яугир Хәтмулла Исламовның балалары әти сүзен бүген дә санлап, үтәп, хәтердә саклап яши һәм балаларына да шундый тәрбия бирергә тырыша.
Касыйм абый да биш балалы гаиләдә үскән. Әмма аның әтисе Фәррах сугыш яланыннан исән кайта алмаган. Бишенче сабыеның кырыгы гына тулып ирен сугышка озаткан әнисе балаларын кеше арасында ким-хур булмаска тырышып үстерә. Балалары үтә дә сабыр, үтә дә намуслы, эшчән булып үсә. Касыйм абый туган авылында колхозда кортбакчада эшләгәндә дә, заправкалаучы булганда да эшен намуслы башкара. Гомере буена туган авылына хезмәт итеп лаеклы ялга чыга ул. Альмира апа да Чалкакка бары тик игелекләр китерүче килен була. Иренең әнисе белән телгә килмичә 12 ел тату гомер кичереп, аны кадерләп соңгы юлга озата. Колхоз тегермәнендә озак еллар лаборант, аннан фермада савучы булып эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булып, пенсиягә чыга.
Шәйхетдиновларның гаиләсендә биш бала үсә. Өлкән кызлары – Гөлназлары – Казан шәһәрендә яши, иптәше белән ике бала үстергән, балалар бакчасында тәрбияче. Раушанияләре Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә яши. Шәфкать туташы ул. Аның да ире белән икесенә иркәләп кенә үстергән өч баласы бар. Руфина Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә төпләнгән. Урта мәктәптә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары, ире белән ике кызчык үстерәләр. Бердәнбер уллары Илһам да апасы яшәгән шәһәрдә. Түбән Каманың бер мәктәбендә укытучы, ике кыз әтисе. Төпчекләре Рүзилә Уфада яши. Әти-әни янына ешрак ул кайта. Мин барганда да ике баласы белән анда иде.
–Ярый балалар бар. Тормышыбызны ямьләүче дә, ныгытучы да, җиңеләйтүче дә алар бит, – ди Альмира апа өйдәге барлык уңайлыкларга ишарәләп. – Барлык эшне җимертеп эшләп, безне сөендереп кайтып китәләр. Ходайга шөкер, суыбыз кергән, газыбыз яна, өебез җылы. Күз тимәсен балаларга, акыллылар, ярдәмчелләр үзләре.
Әни кешенең бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Әмма әти-әни үзе акыллы булып, балаларын бәләкәйдән эшкә өйрәтеп, ата-ана кадерен белерлек итеп тәрбияләгәнгә күрә шулай бит ул.
–Әтиләре үз гомерендә спиртлы эчемлекләр эчмәде, акыллы ир дә, тыныч һәм йомшак күңелле әти дә булды, балам, – дип горурланып иптәшенә карады Альмира апа.
Дөрес, акыллы әти һәм әни белән үскән балаларның үзләренең дә корган гаиләләре ныклы һәм яхшы булуы көн кебек ачык. Бүген Шәйхетдиновлар биш шатлыклары, биш бәхетләре булган кызлары һәм улларының яхшылыгына сөенеп яши икән, алар үзләре чәчкән нурны, үзләре биргән тәрбияне бүген татый бит. Шундый гаиләләр булганда җәмгыятебез ныклы, яшәешебез матур булачак.
Читайте нас