Җәмгыять
9 Июля 2020, 12:00

Онытылмый ил данын күтәргән язмышлар

Бүген, 9 июльдә, Иске Бикмәт авылында обелиск ачу тантанасы үтте. Анда район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, аның беренче урынбасары Гемир Нуртдинов катнашты. Обелиск Иске Бикмәт, Иске Тукран, Нарыш авылларыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында вафат булганнар һәм сугыштан Җиңү яулап кайтканнар истәлегенә эшләнде.

Тантаналы ачуда шушы эшне башкаруда башлап йөргән, бик күп өлешен керткән кешеләргә район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре чагу чыгышларын бүләк итте. Лентаны Бөек Ватан сугышы ветераны Муллаян Фамиев кисте.
Бу турыда тулырак мәгълүмат гәзит битләрендә булачак.
Читайте нас