Җәмгыять
3 Июля 2020, 09:10

Коронавирус: районда өч көнгә 11 кеше өстәлгән!

Оператив штаб мәгълүматлары буенча соңгы 3 көн эчендә генә дә COVID-19 11 кешедә табылды. Агымдагы елның 3 июленә авыручылар саны 25, янә 24 кешедә беренче анализлары вирус бар дип күрсәткән. Әлегә аларның икенче анализларының нәтиҗәсе көтелә. Шулай ук дәваханә, район хакимияте хезмәткәрләре арасында авыручылар бар. Өлкәннәр дә, балалар да бу инфекция белән чирли. Гаилә белән чирләүчеләр дә арта.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сер түгел, коронавирус турында ишетәсе дә килми. Арытты. Күпләребез статистикага күз дә салмый башлады. Ә инде битлек, перчатка киеп йөрергә, кулларны даими юарга дигәннәргә бөтенләй игътибар итмәскә күнегелде. Әмма КИРӘК. Бик кирәк, чөнки районда коронавирус белән авыручылар саны АРТА башлады.
Сакланганны гына Ходай саклый. Ата-бабалар моны белми әйтмәгән. Шуңа да юбилейлар, туйлар уздыруны, күпләп җыелуны туктатып торырга, бер-береңә кунакка йөрмәскә киңәш ителә. Табиблар шулай ук битлек киеп йөрергә, социаль дистанцияне сакларга чакыра. Кулларны да еш юарга кирәк. Ә инде үзегездә гади салкын тиюдәге кебек томау төшү, күзләр яшьләнеп тору, ютәл яки тамак авырту кебек билгеләр сизелсә, кичекмәстән өйгә табиб чакырырга кирәк.
Фото: News.myseldon.com