Җәмгыять
26 Июня 2020, 06:00

IT-проектлар өчен күләмле программа үтәчәк

Башкортстанда беренче тапкыр IT-проектлар өчен зур акселерация программасы узачак.

Чараның инициаторы - төбәкнең Санлы үсеш министрлыгы. Конкурста тәҗрибәле галимнәр дә, яшь студентлар да катнашыр дип көтелә.

Программа Владимир Путинның май указы белән расланган «Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ярты ел дәвамында Башкортстан шәһәрләрендә стартап көннәре, семинарлар, хакатоннар, митаплар, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дистанцион режимда тренинглар үткәрү планлаштырыла. Чаралар Уфа дәүләт нефть техник университеты базасында узачак.

Төбәк акселерация программасының әйдәүче экспертлары семинарда катнашучыларга IT-эшләнмәләргә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре, аерым алганда, инновацияләргә ярдәм итү фонды конкурслары турында сөйләячәк, аларның җиңүчеләре 500 меңнән 20 миллион сумга кадәр грантларга исәп тота ала. Спикерлар җентекле консультация үткәрәчәк һәм тыңлаучыларның барлык сорауларына җавап бирәчәк.
Вебинарга IT-технологияләр өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашырырга теләүче студентлар, галимнәр, инженерлар һәм эшкуарлар чакырыла.

#нацпроект #национальныепроекты
Фото: bash.news.ru
Читайте нас