Җәмгыять
26 Июня 2020, 17:35

Борай егете - Мәскәүдә Җиңү парадында

24 июнь көнне барыбыз да диярлек телевизордан Мәскәүдә үткән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына оештырылган Җиңү парадын карадык. Анда безнең якташыбыз, Борай егете Марсель Гәрәев та бар иде.

Марсель илебез башкаласында хәрби академиядә белем ала. Әлегә ул 2 нче курс тәмамлаган. Борайның М.Горький урамында уйнап үскән ул. Икенче санлы гимназияне тәмамлагач, әтисе белән Мәскәүгә юл тоталар. Шул вакытта әнисе: "Улым, хәрби булу җиңел түгел. Булдыра алырсыңмы, шуны ныклап уйла", - дип озатып кала. Әни йөрәге әни йөрәге бит инде, борчылса да, артык кайгырса да аны гаепләп булмый. Мәктәптә укыган чагында баскетбол, волейбол, хоккей буенча ярышларда мәктәп данын яклап йөргән, ныклап җиңел атлетика белән шөгыльләнгән Марсель алай тиз бирешә торган түгел шул - теләгенә ирешергә күнеккән. Соңрак, укырга кергәннән соң чын хәрбиләрчә тормыш белән яши башлагач та ул бер тапкыр да зарланмый. Әнисе һәм әтисе Гөлнара һәм Малик Гәрәевлар исеменә уллары укыган хәрби академиядән Рәхмәт хатлары еш килә. Ул хатларда Марсельнең тырышлыгы, сабыр һәм салкын канлы, яхшы дисциплиналы егет икәнлеге язылган.
Шушы парад алдыннан да икенче курсны тәмамлап отпускка өенә кайткан була ул. Тиз арада Мәскәүгә барырга чакыру килгәч тә, хәрбиләрчә салкынканлылык, тынычлык белән кабул итә - ерак юлга тиешле вакытында чыга. Менә, ниһаять, парад.
-Телевизор алдында әтисе белән икәүләп утырабыз. Улыбыз өчен дулкынлану хисе икебезне дә биләп алган. Дулкынланудан бигрәк горурлануыбыз көчлерәк иде, - ди әнисе Гөлнара ханым.
Читайте нас