Халыкта “тапкан әти – әти түгел, баккан әти – әти” дигән әйтем бар. Әйе, бик күп әтиләр әти була да алмый әле. Ә Рәзиф Шәмси улын язмыш ай-һай ничекләр сынаса да, бирешмәгән, әти булып кала алган. Тормыш иптәше Светлана белән өч бала үстереп, бик матур гына дөнья көтеп ятканда, әни кеше авырый башлый. Яман шеш кешенең яшен дә, балалары бәләкәй булуын да “сорап” килми шул – гомерен ала да куя. Светлана белән дә шулай була: 44 кенә яшьлек хатын ирен һәм өч баласын калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Ә өч көннән гаиләне тагын бер сынап, мал абзарына яшен суга. Малларны алып калалар, тавыклар янып зыян күрә. Кайберәүләр мондый чакта “абынырга” да мөмкин, аны ул адымы өчен гаепләп тә булмый кебек, ә Рәзиф абый язмышына тез чүкми, аягында ныклап басып кала алырга үзендә көч һәм ихтыяр таба. Туганнары да ярдәм кулын сузарга ашыга, әйткәндәй алар әле дә даими булышып тора.
Сигез балалы гаиләдә үскән ул Рәзиф абый. Әти-әниләре аларны бишектән бердәмлеккә, нинди генә авырлык килсә дә көчле булырга тәрбияләп үстергән. Әлеге вакытта Борай беренче урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаган Рүзилә, Балтач һөнәрчелек колледжының соңгы курсына күчкән Рәзил әтиләре белән дөнья көтеп, бик матур итеп яшәп яталар. Өйләнешкән чакларында икенче генә класс укучысы булган Светлананың улы Денис та Рәзиф әтисе өчен олы бер терәк. Әлеге вакытта ул Себер якларында эшләп йөри. Рәзиф абый исә өлкән улына өйләре белән күрше генә торган йортны Дениска сатып алып, шуны ныгытып, бакчасын үстереп тора.
–Кичә генә бәрәңгесен күмеп куйдык әле, – диде ул янәшәдәге йортка кулы белән ишарәләп. Бакча дигәннән, бар җирдә тәртип: түтәлләр уталган, бәрәңгеләр күмелгән, бал корты умарталары тезелеп утыра.
–Елына карап инде, – ди Рәзиф абый, – кайбер елны бал үзебезгә ашарга гына җитә, кайчакта сатып акча да эшлибез. Акча дигәннән, балаларның пенсиясен җыеп торырга тырышам. Ашарга, яшәргә мал карап та керем кертәбез алай.
Әйе, абзарларында Ходайга шөкер, үзләре әйтмешли бер көтү сарыклары, атлары, тайлары, тавыклары бар. Бройлер чебешләре дә алып җибәргәннәр. Сыерны бетерүгә өч еллап икән инде. Кем белә, бәлки Рүзилә бераз үсеп, кулларына көч керүгә, янә сыерлы булып куярлар.
Өйдә дә җитеш тормыш: компьютер, мультиварка кебек кирәк-ярак та булдырылган. Ә өйгә килеп керү белән ап-ак итеп агартылып куелган мич тора. Өйдә хуҗабикә булып та андый сөттәй ак мичләрне сирәк очратасың әле.
–Ашарга балалар әзерли, минем ишегалдында да эшем байтак, – дип әйтүенә Рәзиф абыйның Рүзилә белән Рәзил:
–Интернетта бөтен нәрсә дә аңлаешлы язылган бит. Шуннан карыйбыз да өйрәнәбез. Алай бик тәмле килеп чыга, – дип җавапладылар.
Тәрәзә төпләрендә шау чәчәктә утырган гөлләргә капка төбеннән ук игътибар иткән идем. Аларын да Рүзилә тәрбияли икән. Әнисе кулы белән утыртылган бит алар. Әнисе кулларының җылысын, күзләренең нурын саклыйлар.
–Кайберләре корып та куя инде, – дип көрсенеп куйды Рәзиф абый гөлләр турында сүз чыккач. Көрсенеп дип дөрес тә әйтмәдем бугай, бертөрле моңсуланып куйды ул шул чагында. Ә гомумән, Хәтмуллиннар күзләр генә тимәсен, бик тырышып, булганына шөкер кылып, булмаганын бергәләп булдырып, матур гына яшәп яталар.
28 ел Карл Маркс исемендәге колхозда тракторчы булып эшләп, аннан соң берничә ел “Кристалл” хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан Рәзиф абыйның алда әле ай-һай күпме эше, күпме бурычы. Әни дә, әти дә йөген тарткан, тормышыннан бер дә зарланмаган, балаларының беренче дусты, беренче терәге, беренче таянычы булган бу Әти кешене Ходай ярдәменнән ташламас әле.