Җәмгыять
14 Июня 2020, 06:00

Пандемиянең аграрийларга ... файдасы

Азык-төлек үзебезгә дә җитә, чит илләргә дә китә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ел башыннан республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 70 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Узган ел бу чорга күрсәткеч 36 миллион долларлык иде.
Мәсәлән, 2020 елның гыйнварыннан маена кадәр көнбагыш мае экспорты 36,9 мең тонна тәшкил итте, бу, узган елга караганда, дүрт тапкыр артыграк. Аның чит илдә төп кулланучылары - Кытай һәм Төркия. Узган ел төбәктә 200 мең тоннадан артык шикәр җитештерелгән. Шикәр чит илгә 12,6 миллион долларлык сатылган. Күпчелек өлешне Казахстан һәм Үзбәкстанга җибәргәннәр.
"Пандемия безнең эшкә уңай йогынты ясады. Бу вакыт эчендә чимал эшкәртү төрле юнәлешләр буенча 15-25 процентка артты, әзер продукция экспорты үсте. Хәзер безгә экспорт базарында ныгырга кирәк”, - дип хәбәр итте РБК Уфа агентлыгына Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
#нацпроект #национальныепроекты
Фото:pixabay.com.