Республика тарафыннан игълан ителгән берничә махсус акция ярдәмендә кайтарылган азык-төлекләрне бушату һәм тарату алар иңенә төште. Колл-үзәккә килгән заказлар буенча 65 яшьтән өлкәнрәкләргә азык-төлек һәм дарулар итеп бирүдә алар өстендә булды. Ул акцияләр нигезендә Борай халкы һәм крестьян-фермер хуҗалыклар дамохтаҗлык кичергән гаиләләрне азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин итте. "Табыш" кибете "Ярдәм кәрзине" дигән тартмалар булдырды. Даруханәләр, кибетләр, автозаправкаларда маскалар тарату эше дә оештырылды. "Изгелек җирдә ятмый" дигән борынгылар. Әйе шушы авыр чорда Борай кызы Регина йөздән артык балалар маскаларын текте, алар "Гаилә" үзәге аша 28 гаиләгә таратып бирелде.