–Мондый вирус үзенчәлекле тикшерү булды: кем үз өстенә җаваплылык алырга һәм эш итәргә әзер, ул бизнесмен, түрә яки гади кеше булсынмы барыбер. Мондый хәлдә без битараф кала алмадык. "Бердәм Русия" партиясеннән волонтер булу мөмкинлеген белгәч, ирем беләнүз теләгебез белән волонтер булырга булдык. Шабай авылындагы өлкән яшьтәге авылдашларга ярдәм итәргә уйладык. Тормышыбызда без – гади яшь гаилә, ул үстерәбез. Һөнәребез буенча волонтерлар һәм җәмәгать эшчәнлеге белән бәйле түгел. Мин үзем өстәмә белем бирү педагогы, иптәшем водитель.Тик пандемия без барыбыз да тигез икәнебезне күрсәтте. Нигездә, безнең эшебез өлкән яшьтәге кешеләргә һәм төрле респиратор авырулары булган кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт иде. Без азык-төлек, дарулар алып килдек, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә булыштык. Әби-бабайларга килгәндә, алар бик бәхетле, авыр минутларда аларны ташламыйлар, рәхмәт белдерәләр. Дөрес, хәзер без алар белән аралаша алмыйбыз, хәтта фатир бусагасыннан атламыйбыз – хәл катлаулы. Дистанцияне үтәргә кирәк. Әби-бабайларның рәхмәтле һәм бәхетле карашлары өчен күп нәрсәне бирергә була, һәм бу ситуациядә дә битараф булырга тиеш түгел.
Безнең фикеребезчә, яхшылыкны никадәр күбрәк кылсаң, шулкадәр яхшылык сиңа кайтачак. Чыннан да, кемгә дә булса кирәк, һәм файдалы булуыбыз белән без бәхетле,–ди Эльвира.