«Даруханәләрдә битлекләр булсын. Аларны тегегез, сатып алыгыз. Бәяләр сәясәтен карагыз, безгә кыйммәт битлекләр кирәкми. Халык бу битлекләргә күп акча сарыф итмәсен», — дип Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзаларына мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, республика битлек сатып алу өчен акча бүлеп бирергә әзер, ә аннары волонтерлар ярдәмендә аларны мохтаҗ кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә бушлай өләшергә әзер. Төбәктә волонтерлар 150 мең битлек тараткан. Радий Хәбиров тагын 300 мең битлек өләшергә әзер булуын ассызыклады.
Республика җитәкчесе шулай ук битлекле режимны үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартылачак, дип ачыклады. Штрафлар буенча мәсьәлә БР Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә җәмәгать куркынычсызлыгы Советы тарафыннан эшләнәчәк.