Җәмгыять
5 Мая 2020, 17:15

Дәүләкәндә балалар бакчалары арта

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 2021 ел ахырында ишекләрен ачачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләкәннең Көнбатыш бистәсендә яшәүчеләр балалар бакчасы ачылуын күптән көтә. Биредә, нигездә, кечкенә балалары булган яшь гаиләләр яши, ә якындагы балалар бакчасы шактый ерак урнашкан.

Шунысы сөенечле: тиздән 130 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” төбәк программасы кысаларында республика бюджеты исәбенә төзелә.

Балалар бакчасы 2021 ел ахырында — 2022 ел башында эшли башлаячак дип планлаштырыла. Район хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов билгеләп үтүенчә, төзелеш этабына кадәр берничә ел зур эш башкарылган. Проект-смета документациясе әзерләнгән, аннан соң дәүләт экспертизасы үткәрелгән, ә иң мөһиме - объект республика адреслы инвестицион программага кертелгән.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән Дәүләкәндә янә бер балалар бакчасы Мәскәү урамында төзелә.
#нацпроект #национальныепроекты

Фото:davlekanovo.bashkortostan.ru