Узган атнада дәүләт башлыгы гражданнарга мөрәҗәгать белән чыкты һәм эш көне булмаган көннәрне 11 майга кадәр озайтты. Владимир Путин, шулай ук, Роспотребнадзордан Дәүләт Советының эш төркеме белән берлектә 5 майга, 12 майдан башлап, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча киңәшләр әзерләүне сорады.