Өч яшьлек чыршы үсентеләрен кыска вакыт эчендә питомниктын чыгарганнар, ә 27 гектар мәйданда Калтасы участок урманчылыгында һәм Калтасы авыл җирлегендә яңаларын утыртканнар. - Калмаш авылы, Кече Качак, Калтасы авылы торак пунктларында яшәүчеләргә, “Калтасы урманы” оешмасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Көн саен 40 кеше үсентеләр утырту эшендә катнашты, - дип билгеләп үтте "Калтасы урманы" җитәкчесе. Русия Президенты билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проекты, тирә-якны чистарту белән беррәттән, урман үсентеләре утыртуны да үз эченә ала. Республика бу җәһәттән язның һәр көнен файдаланып калырга тырыша.