1986 елны Чернобыльдә атом электр станциясендә авария була. СССРның барлык почмакларыннан анда кешеләр юнәлтелә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, алар Ватан кушканны үти. Күпләренең көчле радиация алып, сәламәтлекләре начарая, бик яшьли гомерләре өзелә.
Бүгенге көндә районда 11 чернобыльче – Данис Садретдинов, Фидәви Нуртдинов, Хөрмәт Әмиров, Фидат Гайнанов, Рәфәүз Шәйхиев, Мулламөхәммәт Минсабиров, Айдар Мостафин, Фларис Мәгъзүмов, Гаян Дәүләтов, Роберт Гыйлемшин һәм район чернобыльчеләре оешмасын җитәкләгән Фидәрис Шәмсияров яши. Ел саен алар бергәләшеп җыелышып, шул авыр елларны хәтерләп, күрешеп, араларыннан иртә киткәннәрне искә алалар иде. Быел үзизоляция чоры булгач, очрашу оештырып булмый. Әмма алар араларын өзми, хәбәрләшеп, хәлләрен белешеп торалар.