Шушы көннәрдә республиканың Тышкы икътисади багланышлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция форматында бизнес-шерифлар белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт комитеты, республиканың Экспортны яклау үзәге һәм Русия экспорт үзәгенең товарларын чит илләргә чыгаручыларга ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аерым алганда, сүз Башкортстан товарларын дөньяның электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру, шулай ук продукцияне чит илгә озату барышында компанияләр чыгымнарын субсидияләү рәвешендә дәүләт ярдәме механизмнары турында барды.
Программада республиканың кече һәм урта предприятиеләре катнаша ала. Субсидия алуга гаризалар 20 апрельдән Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13нче йорт адресы буенча кабул ителә.