1 апрельдән Башкортстанның 98,5 мең пенсионерына социаль пенсияләр 6,1 проентка арта. Шул ук вакытта чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча дәүләт пенсияләре, туендыручысын югалткан очракта — ата-аналарга, чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына пенсияләр; Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның инвалидлык буенча пенсияләре; радиация яки техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының картлык буенча пенсияләре арта.
Шулай ук башка түләүләр дә артачак, аларның күләме социаль пенсияләрнең үсүенә бәйле.
Бу ил Президенты Владимир Путинның “Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган бихисап эшләрнең берсе.