Соңгы вакытта чит илләрдә яки коронавирус инфекциясе киң таралган төбәкләрдә булучылар үзләренең кайтулары турында искәртергә, үз-үзләрен изоляциягә куярга бурычлы. Бу гомумхалыкның сәламәтлеге хакына эшләнә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, әнә шул үз-үзләрен изаляциягә куючылар бу режимны тоту-тотмавын тикшерү яки аларга өйләреннән чыга алмагач азык-төлеген, көндәлек кирәк-ярагын илтеп бирү оештырылды. Республикада, мәсәлән, көн саен 216 шундый махсус төркем эшли. Һәрберсендә социаль хезмәткәр бар. Алар алышынып тора. Әлегә 2000нән артык социаль өлкәдә эшләүче җәлеп ителгән. Безнең районнан “Очаг” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Илгиз Вәлинуров һәм хезмәткәрләре Юлия Басырова, Венера Зиннәтуллина, Лариса Кашафетдинова 23 марттан башлап көнгә берничә тапкыр адреслар буенча чыгалар. Алар – алгы сызыкта дип әйтергә мөмкин. Алар белән бергә эчке эшләр бүлеге, Борай авыл биләмәсе, район хакимияте, “БР буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге” учреждениесенең Бөре филиалы вәкиле дә бар. Бу кешеләр үз-үзләрен чикләгән гражданнарга ни өчен өйдә торырга кирәклеген аңлата, кирәк булганда азык-төлек һәм дарулар китереп бирә.