– Сугыш чыккач, Бакалы авылыннан бөтен ир-атны җыеп, фронтка алып киттеләр. Авылда бары тик хатын-кызлар һәм бала-чага гына калды. Ул вакытта миңа нибары 13 кенә яшь иде. Минем ике абыем – Әдеһәм белән Сәгыйтҗанны да немец илбасарларына каршы көрәшкә алдылар. Әнием өй тулы бала һәм чирле әтиебез белән торып калды. Гаиләбезне ач итмәс өчен миңа әнием белән беррәттән эшкә чыгарга туры килде,–дип хәтерли ул елларны. Бөре, Яңавыл һәм Казанцевога 16 килограммлы орлык капчыкларын үз иңнәрендә күтәреп ташулары, ачлык-ялангачлыктан шунда күпләре хәлсезләнеп юлда үлеп калучыларны ул бүгенгедәй хәтерли иде. Басуда урак урып, көлтә сугып, сөрелми калган җирләрне кул белән казып бик күп авырлыклар күрә минем әңгәмәдәшем. Кечкенәдән ук нужада, авыр хезмәттә чыныгын үскән сабыр холыклы әбиебез бирешми, искиткеч тормыш сөючән һәм көчле рухлы була ул. Колхозда 2 метр кар астыннан казып иген сукканнар, ул игеннәрне сугышка җибәргәннәр. Монын эчен мич ягарга 5 көлтә салам биргәннәр. Менә шулай авылларда күп гаиләләр исән калганнар. Бөек Җиңү көнен бик озак еллар көтсәләр дә якты таң туа. Күрше авылына тозга көянтәләп китеп барганда Бакалы белән Кәшкәләү арасында бер кыз бала очрыйлар. Бу бала исә авыл буйлап яхшы хәбәр – Җиңү килүен таратып йөрүче була.
– Мондый яхшы хәбәрдән соң апалар җиргә ятып елыйлар, ә без яшь кызлар "ура" кычкырып, юл буена шатланып, биеп барабыз,–ди ул.
–Сугыш туктаса да, халык икмәккә туймады. Бөтен эшләгән фронттан соңгы җимерекләрне төзәтергә озатылды, безне тик урманда үскән үләннәр генә үлем тырнагыннан алып калды. Сеңелләремне, энемнәрне аякка бастырырга дип торфыга да бардым, Кизилда шахтада да эшләдем. Шуннан мин Свердловск шәһәренә китәргә уйладым. Бу көнне дус кызларым белән саубуллашырга дип клубка җыелдык. Шул вакыт клубка бер төркем күрше авыл егетләре килеп керделәр. Берсеннән берсе чибәр, баһадир гәүдәлеләр, күкрәкләрендә медальләре балкый. Шулар арасыннан берсе мине озата килде. Егет белән якыннан танышып, өйләнешергә сүз куештык. Шулай итеп мин Свердловск шәһәренә китмичә, Иске Тазлар авылына килен булып төштем. Тормыш иптәшем Кәдим алдынгы комбайнчы, механизатор иде. Бигрәк моңлы тавышлы. Ул урманда печән эшләгәндә җырлап җибәрсә бөтен сәхрә аны тыңлаган сыман тын кала иде. Тату, матур тормышта яшәдек, бер-бер артлы тугыз бала дөньяга килде. Шуларның җидесе исән-имин булып үстеләр, – ди Сәхибә апа. Уңган хуҗабикә дә үз гомерен, бар булмышын колхозның төрле эшенә багышлаган шәхес. Барысы җитеш, түгәрәк тормышта гомер кичергәндә гаилә башлыгы кинәт кенә мәңгелек йортка күчә. Гаилә башлыгы сугыш ветераны булу сәбәпле, үзе исән булмаса да махсус программа буенча дәүләт ярдәме алып Сәхибә апа фатирлы булды. Мондый бәхеттә яшәвенә тормыш иптәшенә зур рәхмәтле. Бүгенге көндә аның Сәхибә апа балалары белән, аларга бәхет теләп гомер итүен дәвам итә. Гомере буе колхоз эшендә намуслы хезмәт салган әбиебез «Ана даны» ордены, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән тыл ветераны. Жәмгыятебезнең ныклы нигезен, төп байлыгын нәкъ менә аның кебек гади хезмәт кешеләре ташкил итә дә бит инде. Сугыш бик күп хәсрәтләр, ачлык-ялангачлык алып килде. Тик безнең халыкны тырышлык, бердәмлек, Җиңүгә, киләчәккә өмет яшәтте. Сугыш чорында яшүсмер булган тыл ветераннарына бүген 80 – 94 яшь, тик шул вакыттагы авырлыклар һаман аларның хәтерендә. “Мондый сугыш яңадан кабатланмасын, беркем дә кайгы -хәсрәт күрмәсен иде”,– дип сүзен тәмамлап ветеран.