Җәмгыять
11 Марта 2020, 06:10

Башкортстан товарлары Монголиядә алыначак

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында республикабызда “Башкортстанда экспорт үсеше”, “Башкортстанда экспорт хезмәтләре үсеше” төбәк проектлары тормышка ашырыла.

Бу проектлар кысаларында 11-13 мартта “Ирида”, “Эколан”, “Сандра”, “БашАктивКонтракт” җәмгыятьләре һәм шәхси эшкуар Выдренков компанияләре вәкилләре бизнес-миссия белән Монголиядә булачак.
Республиканың Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, потенциаль партнерларга агач-полимер композиттан материаллар, Интернет аша домофон белән ерактан идарә итү җайланмасы, җилем һәм резина кушылмалары, балалар аяк киеме һәм агросәнәгать продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Программа кысаларында Башкортстан компанияләренең презентацияләре, Монголиянең бизнес-берләшмәләре белән танышу каралган.

#нацпроект #национальныепроекты

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас