Төбәктә бу максатларга 26 миллиард сумнан артык акча тотылган инде. Ул 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, ике балалар поликлиникасы, биш авыл мәдәният йорты, 33 ФАП һәм башка объектлар төзүгә сарыф ителгән.Быел республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Михаил Закомалдин финансларны тигез бүлү һәм контрольдә тоту кирәклеген билгеләп үтте.- Хисаплардагы саннар һәрвакытта да урыннарда эшләрнең реаль торышына туры килми, документлар буенча объект файдалануга тапшырылган, ә төзү эшләре дәвам итә. Әлеге мәсьәләләр Русия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның даими контролендә тора, - дип билгеләде ул.