Җәмгыять
9 Марта 2020, 06:00

2024 елга бөтен республикада Интернет булдыралачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына 600 миллион сум акча бүленә.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты “Санлы мохитне норматив җайга салу”, “Санлы икътисад өчен кадрлар булдыру”, “Мәгълүмат инфраструктурасы”, “Мәгълүмати хәвефсезлек”, “Санлы технологияләр”, “Санлы дәүләт идарәсе” федераль проектларын үзе эченә ала.

Ул республикада интернетны гомум таратуга юнәлтелгән. Проект кысаларында 2024 елга мәктәпләрнең 100 процентын, көллиятләрне һәм фельдшер-акушерлык пунктларын, шулай ук гаиләләрнең 97 процентын Интернет челтәре белән тәэмин итү планда каралган.
#нацпроект #национальныепроекты
Фото: digital.gov.ru cайтыннан

Автор: Денис Таваев