Җәмгыять
5 Марта 2020, 06:05

Мәдәниятле халык нинди була?

Халкыбызда “Мәдәниятле халык — бай халык” дигән мәкаль бар. Шуны истә тотып, республикабызда бик күп эшләр башкарыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфаның Затон микрорайонында Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасын ачу тантанасы үтте.
Бу микрорайонда балаларга өстәмә музыкаль белем бирү өлкәсендә бердәнбер учреждение һәм ул яшь уфалыларны 1966 елдан башлап башкару осталыгы һәм музыка сәнгате нигезләренә өйрәтә. Моңарчы музыка мәктәбе 1926 елда Пожарский урамында төзелгән иске бинада урнашкан иде. 2016 елда уку йорты Әхмәтов урамы, 300/3 адресы буенча күчерелгән.

Соңрак интенсив төзелеш һәм микрорайон халкы саны арту сәбәпле, Чкалов һәм Союзная урамнары киселешендә балалар музыка мәктәбенең яңа заманча бинасын төзү турында карар кабул ителде. Төзелеш 2018 елның җәендә башланды. Бина ел ярым эчендә төзелде.
Яңа мәктәптә төрле юнәлешләр буенча 400 укучы белем алачак. Классик класслардан (фортепиано, гитара, скрипка) тыш, курай, кубыз, думбыра сыйныфлары ачылган, башкорт фольклор ансамбльләре һәм оркестрлары, хореография класслары булдырылган.

«Бу, мөгаен, хәзер безнең республикада иң яхшы музыкаль мәктәпләрнең берсе, — дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров. — Без моның белән генә тукталмаячакбыз. 2020 елда Кыйгы һәм Миякә районнарында яңа музыка мәктәпләре проектлаштыру планлаштырыла. Аларны киләсе елда тапшырачакбыз. Алга таба бу проектлар типлаштырылган булачак, барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә яңа музыка мәктәпләре төзүне дәвам итәчәкбез».

Төзелеш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды.
#нацпроект #национальныепроекты

Автор: Зөһрә Исламова