Җәмгыять
25 Февраля 2020, 14:10

Аларның никахларына – 60 ел

Бүген, 25 февральдә, район җәмәгатьчелеге Фәһия һәм Әхниф Солтановларның законлы никахта 60 ел буе кулга-кул тотынышып, үрнәкле гаилә корып яшәүләре белән котларга килде.

Муниципаль хезмәт, кадрлар һәм юридик эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Мирошниченко, Борай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Нуртдинова, район ветераннар советы рәисе Фирдус Садертдинов, Борай авылы биләмәсе башлыгы Азат Латыйпов аларны матур гаилә корулары, тәрбияле балалар үстерүләре белән ихлас тәбрикләде. Эдуард Федрович БРсы Башлыгы Радий Хәбировның һәм район хакимиятенең Мактау хатларын, традицион чәй сервизын тапшырды. Бирегә килүче һәр вазыйфалы шәхес үзенең котлауларын җиткерде, гөлләмә һәм бүләкләрен тапшырды. “Без сезнең кебек райондашларыбыз белән горурланабыз”, – диде аларның һәммәсе Фәһия апа һәм Әхниф абыйга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас