Аларны шушы матур һәм күркәм юбилейлары белән тәбрикләргә муниципаль хезмәт, кадрлар һәм юридик эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Мирошниченко, Борай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Нуртдинова, район ветераннар советы рәисе Фирдус Садертдинов, Борай авылы биләмәсе башлыгы Азат Латыйпов өйләренә барды.
60 ел элек тату гаилә корып, иңгә-иң терәшеп яшәгән бу парга районыбыз җәмәгатьчелегенең әлеге вәкилләре ихлас котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләрен һәм гөлләмәләр тапшырды. Эдуард Федорович БР Башлыгының Рәхмәт хаты белән традицион чәй сервизын, шулай ук район хакимиятенең Рәхмәт хатын юбилярларның кулларына тоттырды. Хөрмәтле Зиннуровларның районның үсешенә хезмәтләре белән зур өлеш керткән кешеләр булуын ассызыклап, аларның яшьләргә үрнәк булырдай ныклы гаилә коруларын, тәрбияле балалар үстерүләрен дә билгеләде вәкилләр.