Җәмгыять
22 Февраля 2020, 06:10

Кече һәм урта эшкуарлыкка 5 миллиард сум бүленә

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты Башкортстанда малтабарлар санын арттыруга юнәлтелгән. Проектка 4,78 миллиард сум бүлү каралган.

Проект кече һәм урта эшкуарлык өчен финанс ярдәменнән һәм ташламалы финанслаудан файдалану мөмкинлеген арттыруга, бизнесны акселерацияләүгә, фермерларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Биш ел эчендә 10 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык предприятиесе һәм үзмәшгульләр дәүләт тарафыннан финанс ярдәме алачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәр муниципалитетта эшкуарлар ихтыяҗларын яклый торган бизнес-шерифлар булдырылды.

Эш башлаучы бизнесменнарга ярдәм итү өчен Уфада үткән елның май аенда "Минем бизнесым" үзәге ачылды. Анда дәүләт хезмәтләренең барлык төрләрен, консультацияләр, микрозаймнар алырга, шәхси эшкуарны яисә юридик берәмлекне теркәргә, мөмкин. Шундый ук үзәкне Нефтекамада төзү планлаштырыла.
#нацпроект #национальныепроекты
Фото: 1office.pro сайтыннан

Автор: Денис Таваев

Читайте нас