Җәмгыять
19 Февраля 2020, 17:25

Безгә - 90!

Бүген, 19 февральдә, гәзитнең юбилей чаралары башланды

Добавить в предпочтительные источники Google
"Алга" үзенең олы юбилеен - 90 яшен билгели. Шул уңайдан без үзебезнең ветераннарыбызны кунакка чакырдык. Алар белән сөйләшәсе сүзләр, уртаклашасы планнар күп иде. Бу көнге чара әле юбилеебызны уздыруның беренчесе генә. Алда безне бик күп чаралар көтә: гәзитнең 90 еллык бай тарихын чагылдырган күргәзмә булдыру, конкурсларга йомгаклар ясау, очрашулар, күрешүләр, бүләкләүләр...
Амин, дибез. Шушы бәйрәм чараларын ел ахырына тәмамлап, киләсе 91 нче яшебезгә чыгачакбыз. "Алга"быз алга омтыла. Киләчәктә аның 100 яшен дә билгеләргә насыйп булсын. Очрашуга килгән ветераннарыбыз да шул теләкләрен җиткерде.