Шушы уңайдан Таңатар авылы клубында сугыш темасын яктырткан эчтәлекле концерт булып үтте. Сәет- Көрҗә һәм Таңатар авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бу концерт беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш башланганның беренче көненнән алып җиңүгә кадәр тасфирланган тамаша илсөярлек рухы белән чорналып алынган иде.