Җәмгыять
5 Февраля 2020, 09:45

Яңа түләүләр турында

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль җыелышка еллык Юлламасында балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирде. Шундый матди ярдәм чараларының берсе булып 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләр (керемнәре яшәү минимумыннан артмаган) өчен ай саен түләүләр булачак.

2020 елда түләү күләме Русия Федерациясе субъектында билгеләнгән яшәү минимумының яртысын (Башкортстан Республикасында аның күләме 4,9 мең сум чамасы) тәшкил итәчәк дип көтелә.

Липецк өлкәсендә журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында Президент гариза бирү вакытын үтәү һәм ата-аналарның керем дәрәҗәсе төп таләп булачагын белдерде. 3 яшьтән7 яшькә кадәр балалар өчен түләүне 2020 елның 31 декабренә кадәр гариза биргән гаиләләр, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме бер яшәү минимумыннан артмаса, алачак. Күрсәтелгән түләү, гариза бирү вакытына карамастан, 2020 ел дәвамында, гыйнвар аеннан башлап бөтен чор эчендә башкарылачак. Әгәр балага 3 яше 2020 елда тулса, түләү яше тулганнан соң башкарыла.

Президент Юлламасын гамәлгә ашыру максатында, әлеге вакытта федераль дәрәҗәдә федераль бюджетка төзәтмәләр кертү, норматив хокукый актлар әзерләү һәм күрсәтелгән түләүне бирү тәртибен раслау буенча эш алып барыла. Раслауның планлаштырылган вакыты - агымдагы елның июль ае.

Шулай итеп, тиешле федераль норматив хокукый актлар алганнан соң, Башкортстан Республикасы Гаилә һәм хезмәт министрлыгы тарафыннан әлеге түләүгә халыктан гаризалар һәм документлар кабул итү эше башланачак. Гаризаны күпфункцияле үзәкләр аша бирергә мөмкин булачак.

Читайте нас