Ишембай районында Александр Приваловның крестьян-фермер хуҗалыгы 27 миллион сум күләмендәге грантка ия булучыларның берсе булды. Һәм хәзер анда, Скворчиха авылында, зур сөтчелек-товарлык фермасы эшли. Саву цехын декабрь ахырында эшләтеп җибәргәннәр.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фермада җиде кеше эшли. Ферманың ике бинасында голштин токымлы кара-чуар 106 сыер асрала, шуларның 12се күптән түгел генә бозаулаган. Хуҗалыкта тәүлегенә 200 литрга кадәр сөт савыла.
Язын фермада яңа бозау абзары төзергә планлаштыралар, чөнки биредә савым сыерларының санын 400 башка җиткерергә телиләр.