Җәмгыять
31 Января 2020, 14:05

Судьялар киңәшләште

Бүген, 31 гыйнварь көнне, Русия Федерациясе Башкортстан Республикасының Балтач районара суды Борай районы Борай авылындагы даими суд катнашлыгы бинасында федераль һәм мир судьялары, шулай ук югары судтан күзәтүче кураторлар катнашлыгында 2019 елның суд эшләре нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.

БРның Балтач районара суды рәисе вазыйфасын үтәүче Гөлчәчәк Гафурҗанова әлеге киңәшмәне ачып, җинаять эшләрен карау буенча Башкортстан Республикасы Югары Судының кураторы Азат Хәбибуллин һәм аның ярдәмчесе Эльвира Гыймаҗева үз чиратында бирегә килүчеләрне сәламләде. Артабан БРның Балтач районара судының 2019 ел өчен гражданнар эшен карау буенча хезмәт нәтиҗәләре турында БРның Балтач районара судьясы Альберт Якупов чыгыш ясады. БРның Балтач районара судының 2019 елдагы җинаять эшләрен карау хакында БРның Балтач районара судьясы Ирина Маркелова сүз тотты. БРның Балтач районара судьясы Гөлназ Шәрифуллина БРның Балтач районара суды тарафыннан 2019 елда административ эшләр һәм административ хокук бозулар хакында әйтеп узды. Башкортстан Республикасының Балтач районы суд участогы мир судьясы Гүзәл Гыйлмуллина БРның Балтач районы буенча суд участогының 2019 ел өчен гражданлык, җинаять, административ эшләр һәм административ хокук бозулар өстендә башкарган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. БРның Борай районы буенча суд участогы мир судьясы Гүзәл Рахманова БРның Борай районы буенча суд участогы 2019 елдагы гражданнар, җинаять, административ һәм административ хокук бозу эшләренең башкарылышы турында бәянләде. БРның Тәтешле районы буенча суд участогы мир судьясы Инна Шәйхлисламова БРның Тәтешле районы буенча суд участогы 2019 елда гражданнар, җинаять, административ һәм административ хокук бозу эшләре хакында сөйләде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас