Җәмгыять
27 Января 2020, 13:05

Фронтовикның гармунчы кызы

Әти китте, миңа дүрт яшь иде,Истәлеккә калды гармуны.Уйнап киткән көе – колагымда,Йөрәгемдә калды бар моңы.Үсә төшкәч аның гармунындаӨйрәндем һәм мин дә уйнадым.Әти кайтыр әле, шул көйләрнеУйнап күрсәтермен дип уйладым.Еллар узды, калган гармун тузды,Ә әтием һаман кайтмады.Рәхмәт, кызым, көйне саклап,Өйрәнгәнсең диеп әйтмәде.Гармуныңны кулга алган саен,Соңгы көең килә хәтергә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Киткән юлдан йөгерә-атлый,
Кайтып керерсең күк хәзер дә.
Сәгадәт Сафетдинова
Сәгадәт Сафетдинова Сәлимовка авылында1937 елны дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганчы колхозда җиң сызганып эшләп, ике бала үстереп тормыш көткән гаиләгә кара болыт илебезгә басып кергән фашистлар белән бергә килә. Саратовский гармунының телләрендә сандугач сайраткан гармунчы Хаҗип та сугышның тәүге айларында ук фронтка китә. «Балаларымны, гармунымны сакла», – дип, соңгы тапкыр Минзадасын кочагына ала ул. Гармунчы Хаҗип шунда гомерендә соңгы көен уйнаганын белсә икән! Дүрт яшьлек Сәгадәт шул вакыттан алып әтисенең гармуны яныннан китми дисәң дә була.
( Дәвамын газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.)