Җәмгыять
27 Января 2020, 12:30

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршылыйк!

Бүген, 27 гыйнварда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын тиешле дәрәҗәдә каршылау һәм аны данлауга багышланган киңәшмә ике өлештән торды һәм ул район хакимият йортының актлар залында үтте.

Беренче өлеш – республика видеокиңәшмәсе булып, тарихи датага багышланган тантаналы чараларга әзерлек барышы белән танышу булды. Февраль, март, апрель айларында һәм майның тугызына кадәр Башкортстанда Бөек Җиңү көне уңаеннан үтәчәк барлык чараларның зур оешканлык белән барачагы турында фикерләр алышынды. Шушы көннәрдән үк «Бөек илнең бөек фильмнары», «Башкортстан үзенең геройларын барлый», «Батырлык дәресләре» һәм тематик конкурслар оештырыла башлау – фашист илбасарлары белән көрәшкән яугирләребезнең батырлыгы һичкайчан онытылмаячагына ныклы дәлил булып торачак. Гаилә тарихы, ветераннар турында хәтер-хатирәләр – бөек бәйрәмнең олы чагылышы булып торачагы турында сүз барды. Икенче өлешендә район хакимияте башлыгы районның киң җәмәгатьчелеге алдында әлеге теманы дәвам итте. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннарының тормышы белән ныклы кызыксынып, һәртөрле ярдәм күрсәтүне, вафат булган фронтовикларыбызның каберләренең торышы турында мәгълүмат туплап, туганнары һәм якыннары калмаганнарының зират-каберләрен тәртипкә китерүне оештыру кирәклеге турында әңгәмә алып барды. Илебезнең азатлыгын яулаган яугирләребез һәм тыл ветераннарының батырлыгы мәңгелек! Гомумән, моны һәрберебез тирәнтен аңлап, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршылау һәм үткәрүгә өлешебезне ныклы кертергә тиешлеге турында сүз барды.
Миләүшә Усманова. Фото: Патриот-экспо
Читайте нас