-- “Беренче трест” һәрвакыт үсештә, яңалыкны төзелүче йортларга кертеп һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен даими күтәреп тора, - дип билгеләп үтте компанияләр төркеме генеральный директоры Тимур Гадиев. – Гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә тагын да югарырак нәтиҗәләр күрсәтербез дип ышанабыз.
Шуны да искәртик: Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән гомумдәүләт проектында катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча федераль һәм төбәк компетенция үзәкләре экспертларыннан бушлай методологик ярдәм ала. Моннан тыш, сәнәгать предприятиеләре Сәнәгать үсеше фондыннан еллык срогының 1 процентына 50дән 300 миллион сумга кадәр ташламалы заемга хокуклы.
Аларга “Җитештерүчәнлек лидерлары” программасы буенча идарәче кадрларны укыту һәм “Экспорт үсеше акселераторы” программасында катнашу кебек башка мөмкинлекләр дә бирелә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин