Җәмгыять
23 Января 2020, 08:25

Башкортстаннан 200 кеше Краснодар краенда ял итәчәк

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.

Добавить в предпочтительные источники Google
Социаль страховка фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе 3 февральдә үткәреләчәк аукционда дәүләт социаль ярдәмен алучы гражданнарны шифаханә-курортларда дәвалау буенча хезмәт күрсәтүчеләрне сайлап алачак.

Контрактның башлангыч бәясе — 5,2 миллион сум. Бу суммага 21 көнлек 200 юллама сату күз уңында тотыла. Финанслау — федераль бюджеттан.

Сәламәтлек сагында торучыларның сулыш органнары, кан әйләнеше, нерв системалары, сөяк-мускул системасы һәм тоташтыргыч тукыма, күзләрне дәвалау профильләре буенча эшләргә тиешлеге мәҗбүри. Шифаханәләр Краснодар крае территориясендә һәм Сочи курортларында урнашырга тиеш.
#нацпроект #национальныепроекты

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор: Зөһрә Исламова