Җәмгыять
9 Января 2020, 07:40

Җан җылысын бүлешеп

Гөлнара һәм Бәйзәви Вәлиевлар Ает авылында гадәти тормыш алып бара. Алар турында мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белүчән һәм башкаларга сөенеч бүләк итәргә ашкынып торучы изге җаннар дип әйтер идем. Бу сүземне раслаучы Вәлиевларның игелекле эше, адымы – патронат гаилә булып, ата-ана назыннан мәхрүм булган өч сабыйны гаиләләренә тәрбиягә алуда, аларга гаилә бәхете өләшүләрендә чагыла.

2007 елны биш яшьлек Эльнар, 2009 елда биш яшьлек Арина, 2017дә Айсылуны Вәлиевлар үзләренә яшәргә алып кайта. Гаилә җылысы, өй назы белән уртаклашып, сабыйларга чын әти-әнигә әйләнәләр. Бүгенге көндә Эльнар Балтач һөнәрчелек көллиятендә белем ала. Арина – тугызынчы, ә Айсылулары Таңатар мәктәбенең өченче классында укып йөри. Бала бала инде, үзеңнекенә, читкә бүленми ул. Менә шундый уй белән гаиләгә тәрбиягә алынган балаларына Гөлнара һәм Бәйзәви ата-ана мәхәббәте, өй җылысы бирә. Киләчәктәге олы тормышта югалып калмаслык, тормышта үз урынын табардай сабаклар, тәрбия биреп, хезмәткә сөю тәрбияләп үстерә аларны Вәлиевлар. Ул һәм кызлары аларның ышанычларын киләчәктә акласыннар иде, бәхетле булып үсеп, җайлы яшәсеннәр, үзләре дә кайчандыр имин гаилә корып, балаларына наз бирердәй ата-ана булсыннар иде дигән өметтә яшиләр. Кеше бер-ике бала табып чикләнгән заманада, читләрне үзенеке иткән, җаннарының җылысы белән бүлешкән Вәлиевларга сокланасың! Бу гаиләгә бүгенге һәм киләчәк өчен бар уңышлар юлдаш булуын телибез!
Миләүшә Усманова.
Читайте нас