Җәмгыять
16 Декабря 2019, 07:00

Уфада Мәскәүдәге кебек булачак

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында республика башкаласында транспорт боҗрасы проекты эшләнгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул шәһәрнең көньяк һәм төньягын берләштерәчәк. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты башлыгы Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
План буенча, бу боҗра берничә транспорт төрен - автобусларны һәм электричкаларны берләштерәчәк. Боҗра Уфаны урап узачак. Шулай итеп, аэропорттан Шакшага кадәр шәһәргә кермичә, үзәктәге һәм башка "авыр" районнардагы юл тыгыннарына эләкмичә барып җитәргә мөмкин булачак.

Тимур Мөхәммәтҗанов бу эшне яңа тимер юл тармагы (ветка) булдыру ярдәмендә башкарып булачак, дип сөйләде. Аны 2021 елда төзи башлаячаклар. Киләсе елда инде булган станцияләр реконструкцияләнәчәк, шулай ук аларда автобуслар өчен маршрутлар булдырылачак.
#нацпроект #национальныепроекты
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru