Мондый инициативалы кешеләргә республика хөкүмәте кире кайтарусыз финанс ярдәме бирә. Шундый махсус программаларның берсе-“Агростартап” дип атала.
Башкорт Дәүләт аграр университетын тәмамлап туган авылы Миңлегә эшкә кайткан агроном һөнәрле Рәил Асланов берничә ел дәвамында үзен эштә сынады. Ул киләсе елдан үзаллы хуҗалыгын оештырып баштагы елларда ит һәм соңрак сөт җитештерүне планлаштыра. Борайдан Илнур Фәрхетдинов ихатасында дистәдән артык мөгезле эре терлек асрый. Ул гаиләсе белән Дүсмәт авылындагы ферманы төзекләндереп ишле мал карамакчы. Әлбәттә тагын өстәмә эш урыннары да булдырылачак. Зилида Әхмәтшина белән Айдар Мәхмүтов, МарсельМортазин халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү юнәлешендә эш башлаган.
Иске Мостафадан Таһир Карамов, Кушманактан Илшат Әюпов башкорт токымлы атлар, Чалкактан Ринат Сәйфетдинов шундый бал кортлары үрчетмәкче.
Инвестсәгатьне алып баручы муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм аның җитәкчелегдәге комиссия әгъзалары мондый яхшы башлангычларны хуплап эшләрендә уңышлар теләде, ярдәм буласына ышандырды.