Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 18:55

Аның белән горурланабыз

Без Габдинур Хабибуллин гаиләсендә сигез бала тәрбияләнеп үстек. Бер бишектә үскән балаларның күбесе югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз юлы белән китте. Мин исә водитель һөнәрен сайладым һәм гомерем буена шуңа тугрымын.Әтиебез тырыш, таләпчән кеше булып, җирне, авыл тормышын яратты.Әлбәттә, без, балалары да аңардан үрнәк алып яшәдек.

Гади авыл малаеның бала чагы яшьтәшләренеке кебек авыр чорга туры килә. Башлангыч сыйныфлы мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Благовещен шәһәрендәге авыл хуҗалыгы белгечләре хәзерләүче уку йортында бригадир-агроном курслары үтеп кайта. Бөек Ватан сугышы башланганда ул туган авылы Каенлыкта, колхозда эшләгән була. Аннары унсигез яше тулу белән фашистларга каршы яуга китә.
Яңа гына балалыктан чыккан егет Курск дугасындагы канкойгыч алышларның шаһите була. Яшь солдатны разведчиклар хәзерләү мәктәбендә укытып, махсус заданияләргә җибәрәләр. Ул Бөек Җиңү таңын якынайтуга бар белемен һәм тырышлыгын сала. 1943 елның гыйнварендә каты яраланып, госпитальдә дәваланып чыга. Сәламәтләнгәч Белоруссия фронтында пулеметчы була. Шул ук елның ноярбрендә каты сугышларның берсендә, сан ягыннан күпчелекне тәшкил иткән фашистлар белән бәрелештә янә җитди яраланып аяктан яза. Хәрби табиблар аның башкача фронка баралмаячагын хәбәр иткәч ул командирларына берничә кабат сафка алуларын үтенеп мөрәҗәгать итә. Ләкин кире кагыла, чөнки яралары сугышка алынырлык булмый. Шулай итеп әтиебез 1944 елның язында туган авылына кайтып төшә. Биредә ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган авылдашлары тагын бер солдатның исән әйләнеп кайтуына шатлана.
Дүрт ел дәвамында барган сугышның авыл тормышына кире йогынтысы зур була. Эш көчендәгеләрнең күбесе яу кырында ятып кала, авылда хатын-кыз һәм бала–чага, өлкән яшьтәгеләр генә диярлек. Сугыштан аякта кайтучылар көндәлек мәшәкатьләргә кушыла. Бу вакытларда авылда бригада йөген үз иңенә йөкләүче ныклы кеше-ир-егет кирәк була. Җыелыш барган көнне әлеге вазыйфага Габдинур Хәбибуллин сайлана. Ул эшнең иң җаваплы мәленә – язгы чәчү чорына туры килә. Басу эшләре атлар белән генә башкарыла, техника турында хыяллана торган да түгел, бөртекле культураларның гектар көче ике-өч центнердан армый.
Халыкны туплап, җирне мөмкин кадәрле агротехника таләпләренчә эшкәртеп чәчкәч беренче елны ук гектар төшемен берникадәр күтәрүгә ирешелә. Бригадир җирнең тәрбия яратканын яхшы аңлап эш итә, шуңа уңышлар да көттерми. Ул белемен камилләштерү өстендә дә туктаусыз эшли. Соңрак аны агроном вазыйфасына тәгаенлиләр. Әтиебез өчен 1957 ел аеруча истәлекле була, ул колхоз рәисе итеп сайлана. Ике хуҗалыкны берләштереп төзелгән “Искра” колхозын Габдинур Хабибуллин чирек гасыр дәвамында уңышлы җитәкли.
Һәр хезмәт участогында ныклы тәртип булдырыла, хезмәт дисциплинасы ныгытыла, җаваплылык, инициатива хуплана. Аның шул еллардагы тырышлыгы бушка китми, халык икмәккә туена, шәхси хуҗалыкларда маллар асрала башлый һәм башкалар. Ул җитәкләгән колхоз Борай районындагы иң алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелә. Аның тәҗрибәсе өйрәнелә, республикабызның төрле җирләреннән уңыш сере белән уртаклашырга килүчеләр күп була.
Әтиебезнең салган хезмәте югары бәяләнде. Күкрәгендә балкыган “Хезмәт Кызыл йолдыз”, “Ленин” һәм “Бөек Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен”, “Хезмәттәге уңышлар өчен” һәм башка күп төрле медальләр шуның дәлиле.
Каенлык урта гомум белем бирү мәктәбе төзелешенә дә колхоз рәисе зур өлеш кертә. Моның өчен аңа”РСФСР ның атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән мәртәбәле исем бирелә. Ул бирегә укучылар белән очрашуларга да еш йөрде.
1969 елда Мәскәүдә Колхозчыларның Бөтенсоюз съезды үтте. Анда Башкортстаннан нибары өч кеше катнашкан. Шуларның берсе безнең әтиебез иде.
Лаеклы ялга киткәч тә кул кушырып утырмады. Каенлык, Сәетбай, Бигәнәй, Карабай, Колай, Себергән авылларының кыскача тарихын язып, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында мәгълүмат туплап, рәсемнәрен ябыштырып кулдан фото альбом эшләп калдырды. Район гәзитенең актив хәбәрчеләреннән берсе иде ул. Гәзит битләрендә эчкечелеккә каршы еш кына мәкаләләре чыкты. Үзлегеннән гарәп телен өйрәнеп, дини китаплар укып, белемен камилләштереп Уфада сынау тотып имам хатип дигән исем алуга иреште.
Хөрмәтле әтиебез 2002 елда,78 яшендә бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын. Үтеп баручы елда аңа 95 яшь тулган буласы иде.
Бәйзәви Хәбибуллин, сугыш һәм хезмәт ветеранының улы.
Читайте нас: