Ул район мәгариф бүлегендә , автобуста балаларны укырга барып алып дәресләрдән соң кайтарып куя. Әлеге бүлеккә чит илдә чыгарылган “Форд” маркалы автобус кайткач аны дүрт дистә елдан артык машина руле артында булган Фларис Мөдәрис улына бирделәр. Гадәти эш көннәрендә ул Әҗәк-Мамады, Кузбай-Бустанай маршрутларында йөри. Республиканың төрле шәһәрләрендә мәдәни һәм спорт чаралары еш үтеп тора. Мондый вакытта ерак юлга күбесенчә Фларис Батыргәрәев (рәсемдә) чыга. Мәсәлән, якындагы көннәрдә аңа балалар белән Благовещен шәһәренә өч тапкыр барып кайтырга туры килде.