Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 16:45

Башкортстан бюджетыннан транспорт субсидияләре 32 миллион сумнан артып киткән

Башкортстан экспортерларына транспорт чыгымнарының бер өлешен субсидияләү программасы Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында эшләнде.

Хәзерге вакытта бирелгән субсидияләрнең гомум суммасы агымдагы елга республика бюджетында каралган 40 миллион сумнан 32,7 миллион сум тәшкил итә,дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Башкортстанның 34 предприятиесе чит илләргә үзләре җитештергән продукцияне ташу чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә хокуктан файдаланган. Экспортка куелган товарлар спектры киң: ашлыктан алып, вертолетларга кадәр.
Күптән түгел Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында Хөкүмәт программасы кысаларында төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү турында тагын өч килешүгә кул куелды. Документларны дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов һәм компания җитәкчеләре имзалады.
#нацпроект #национальныепроекты

Читайте нас: