Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 12:23

«Мин тормышны яратам – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен»

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта еш кына аралашу, игътибар җитеп бетми, алар өчен ялгызлык – зур проблема. Район китапханәсендә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар белән эшләү үзәге өлкән һәм кече яшьтәге инвалидлар өчен клуб оештырырга карар кыла. Өлкәннәр өчен «Өмет», балалар өчен “Күбәләк” клублары 1998 елдан, бүлек оешканнан бирле эшли. Ул клуб әгъзалары өчен яраткан күңел ачу, бәйрәм кичәләрендә катнашу, ял итү урынына әверелә.

Хәзерге вакытта клубның 20дән артык даими әгъзасы бар. Алар бик теләп кичәләргә киләләр, сәламәтлек сәгате, уңыш бәйрәме, мастер-классларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашалар. Шулай ук яңа китаплар, вакытлы матбугат белән танышып баралар, әңгәмәләр тыңлыйлар. Клуб инвалидларга ял итәргә, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи һәм тормыш потенциалын арттырырга мөмкинлек тудыра.
Күптән түгел биредә “Дуслар җыелган җирдә” дигән баш астында очрашу оештырылды.Кичәдә шагыйрәләребез Алия Хәйруллина, Фәнзия Мәксютова, Гөлсимә Зиннәтуллина, Әлфидә Гәлләмова катнашты. Алар тарафыннан шигырьләр укылды. Кунаклар алдында район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Миләүшә Муллаян кызы Янгирова чыгыш ясады. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр зарланырга өйрәнмәгән, алар авыруларын җиңеп, көчле рухлы булып яши. Ләкин без, аларның әйләнә – тирәсендә яшәүчеләр, аларны борчыган мәсьәләләргә игътибар бирергә, ярдәм кулы сузарга тиешбез, - диде ул. Китап укучыларга китапханә тормышында актив катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде.
Чарада катнашучылар игътибарына «Мин тормышны яратам – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен» дип исемләнгән күргәзмә ясалды.
“Ана йөрәге” район төбәк-ара иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ләлә Тәхавый кызы Әсхәдуллинага рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук очрашу азагында инвалидлар ункөнлегенә планнар, районда үтәчәк чаралар күзалланды.

Д.Нурова, мөмкинлекләре чикләнгән

китап укучылар белән эшләү үзәге китапханәчесе

Читайте нас: