Борайда шушы көннәрдә Ял итү мәйданына урман патшабикәсе-купшы чыршы кайтарылды. Әлеге мөһим сөенечле эшне башкару “БУ Рай” оешмасына йөкләнгән иде. Анда көч салучы механизаторлар, водительләр һәм ярдәмче эштәгеләр аны уңышлы тормышка ашырды. Т-150К тракторында Ирек Шаригин үзәк мәйданны бизәүче мәһабәт чыршыны имин генә кайтарып җиткерде.
КАМАЗ машинасы водителе Айрат Латыйпов, автокүтәрткеч ярдәмендә аны махсус урынга утыртып та куйды. Аннары районның муниципаль “Электр челтәре” электр линияләрен монтажлаучылар коллективы хезмәткәрләре озынлыгы ике дистә метрдан артык булган яшел чыршыны һәм тирә як мәйданны төрле төсләрдәге яктырткыч лампалар корып бизәү эшләренә тотынды.