Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 16:15

Уфа юллары ялтырап торачак

Уфада “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында киләсе елда 22 объект ремонтланачак.

Ремонттан тыш, дәүләт проекты юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын урнаштыруны да күздә тота. Ул юлларда хәвефсезлекне арттырырга тиеш. Болар — юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары комплексы (АСУДД), җәяүлеләр өчен 1,2 чакрымга сузылган киртәләр. Биш урам чатында светофорлар куелачак.
2020 елда Агыйдел елгасы аша күперне реконструкцияләү дәвам итәчәк. Биш урамда юл өслеге капиталь ремонтланачак, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Быел башкалада федераль программа буенча 47 чакрым озынлыктагы 28 урам участогы ремонтланды. ”Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.
#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас: